«Экология-берләштерә!» Шундый девиз астында безнең Министрлык командасы тулысынча «Геройлар узышын»н узды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

9 километр, 29 сынау, 30 градустан югарырак эсселек тә— Казанда «Геройлар узышы»на киртә була алмады. Анда 3 меңнән артык кеше катнашты. Быел ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командасы да үзенең ныклыгын тикшерергә карар итте.

61-нче номерлы взвод составында - Егор Тарнавский (экология министры урынбасары һәм команда капитаны), Ольга Артемьева, Анастасия Мердюкова, Алинә Мортазина, Дамир Камалетдинов һәм Артур Шакирҗанов катнашты.

 «Геройлар узышы» – сүлпәннәр өчен түгел, чөнки ул махсус бүлекчә сугышчыларына әзерлек нигезендә уйланылган. Спортчыларга вертикаль буенча да, горизонталь буенча да каршылыкларны җиңәргә туры килде. Финишка бер адым калгач, җиде метрлы «Эверест»ны штурм белән алырга да туры килде аларга. Җиңүчеләр дә һәм  җиңелүчеләр юк. Һәр катнашучы – герой.

Безнең команда барлык сынауларны да намус белән үтте һәм тулы составта бер-берсенә, сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итеп, ахырга кадәр барып җитте.

Ә 27 августта аларны тагын бер «Геройлар узышы» көтә, хәзер инде Менделеевскида. Безнекеләр өчен җан атабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International