Бүген ТР Экология министрлыгында Татарстан Республикасында экотуризмны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

2022 елның 5 августы, җомга

Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, экология министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев һәм район башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты.

Фикер алышуның төп темасы-экотуризмны үстерү һәм Татарстанның туристик җәлеп итүчәнлеген арттыру. «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе вәкилләре «Архитектура десанты» бюросы белән берлектә республикада табигать туризмы мөмкинлекләре һәм перспективалары турында сөйләделәр. Ялның мондый төрен үстерү, спикерлар фикеренчә, табигатьтән рациональ файдалануга гына ярдәм итеп калмыйча, Татарстанның табигый байлыкларын саклауда да мөһим роль уйный, кунаклар һәм республика халкы арасында табигатькә сакчыл караш принципларын үстерә.

Александр Шадриков барлык катнашучыларның игътибарын экотуризмның безнең республиканың бренды булуын һәм аны алга таба да үстерергә кирәклеген ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International