Тәтеш районында мониторинг барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Урюм авылында һәм Пролейкаша авылында көнкүреш, полиэтилен һәм агач калдыкларын рөхсәтсез ташлау урыннарын ачыклады. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 267 кв. м. тәшкил итте, аның күләме-1500 куб. м.
Тәтеш районы Урюм авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм җитешсезлекләрне бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.
Хәзерге вакытта Башкарма комитет көче белән чүплек оператив рәвештә бетерелде, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелде.