Асылъяр ур., 52 адресы буенча туңмый тораган сыеклык җитештерү складында Казан янындагы бистәдә кабынган зур янгын чыгу очрагы теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә. Һава составын бәяләү өчен вакыйга урынына ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория хезмәткәрләре оператив рәвештә чыктылар. Күчмә экологик лабораториядән файдаланып, белгечләр атмосфера һавасы пробаларын түбәндәге күрсәткечләр буенча алдылар: углерод оксиды, азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, күкерт диоксиды, күкерт диоксиды, сероводород, формальдегид, бензол, толуол, ксилол, ацетон, изопропилбензол һәм бутилацетат. Пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрацияләренең артуы ачыкланмады.