ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Әлки районының Алпар авылында рөхсәтсез калдыклар ташлау факты буенча халык мөрәҗәгате керде.

Су турында мөһим һәм кызыклы фактларны Буа шәһәренең 2нче лицееның 8нче сыйныф укучылары белде. Татарстан Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре балалар өчен иң кыйммәтле табигый ресурс турында мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр. Балалар фикер алышуларда актив катнаштылар һәм су структурасы, аның молекулалары турында белделәр.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Поколение М» проекты кысаларында үткәрелә торган «Третьяковская галерея-online» Бөтенроссия иҗади конкурсына йомгак ясалды.

Түбән Кама районы мониторингы барышында Министрлыкның Кама территориаль идарәсе белгечләре Югары  Чишмә авылы янындагы чүплекне ачыкладылар. Чүпле участокның гомуми мәйданы 1045 кв.м, күләме - 627 куб м.

1 нче номерлы Чаллы мәктәбенең 7 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары экология дәресе үткәрде.

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы адресына Авиатөзелеш районында яшәүчеләрдән шикаять килде.  Казанлылар гараж кооперативы ягыннан төтенгә һәм   начар искә зарланган.

Әлмәт районында  мониторинг барышында ТР Экология министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары җитештерү базаларының берсендә төзелеш калдыкларын тиешсез урынга урнаштыруны таптылар. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы 75 кв.м.


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы бинасында ТР Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы очрашуы узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары  министры Александр Шадриков, «ТАТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша катнашты.

«Реальное временя» интернет-газетасының экология министры Александр Шадриков белән туры эфиры вакытында казанлылар Вишневский урамындагы 14 нче йорт һәм Калинин урамындагы 69 нчы йорт арасында контейнер мәйданчыкларының   чүпле булуыннан зарланган.

Александр Шадриков бүген «Реальное время» интернет-басмасы укучыларының сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, экология һәм табигать  ресурслары министры санкцияләнмәгән чүплекләр һәм, әгәр сезнең районда  экологик тернәкләндерүгә мохтаҗ  сулыклар булса, кая язарга икәнен сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International