500 кв.м мәйданлы чүплек экологлар катнашканнан соң оператив рәвештә бетерелде

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Әлки районының Алпар авылында рөхсәтсез калдыклар ташлау факты буенча халык мөрәҗәгате керде. Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау законнарын бозу факты ачыкланган  урынга бардылар. Чүплек мәйданы 500 кв. м тәшкил итте.

Алпар авыл җирлеге башкарма комитетына хокук бозуны бетерү турында кисәтү бирелде.

Хәзерге вакытта барлык чүп-чарны чыгардылар, территория тәртипкә китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International