Экология министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы бинасында ТР Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы очрашуы узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары  министры Александр Шадриков, «ТАТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша катнашты.

Очрашу барышында Экология министрлыгының җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу идарәсе башлыгы Самат Вахитов җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә Министрлыкның эшчәнлеге, республика территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалануның үзенчәлекләре турында сөйләде һәм җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын бирү буенча аукционнар уздыру турындагы актуаль мәсьәләләргә җентекләп тукталды. Шулай ук углеводород чималының геология бүлеге башлыгы Татьяна Ахманова җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга тау катламының төгәлләштерелгән чикләрен һәм әлеге кәгазьләрне рәсмиләштергәндә рөхсәт ителә торган үзенчәлекле хаталарны раслаучы документларны рәсмиләштерү процедурасын да искәртте.

«Бүгенге киңәшмә Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елда җир асты байлыкларыннан файдалану үзенчәлекләренә багышланган, киләсесен Ростехнадзор белгечләре катнашында оештырырга планлаштырабыз, чөнки бүген әлеге ведомствога кагылышлы сораулар яңгырады. Уртак эш һәм конструктив диалог өчен бу чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә», - дип нәтиҗә ясады Александр Шадриков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International