ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2022 ел
җомга

Калдыклар белән эш итү өлкәсендә Россия Федерациясе законнары таләпләрен бозуны булдырмау максатларында,  калдыклар барлыкка китерүчеләрнең һәрберсеннән (I-II классына караган калдыклар барлыкка китерә торган предприятиеләр һәм оешмалар, мондый калдыкларны эшкәртү һәм транспортлау операторлары, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ операторлар) I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС ОПВК) теркәлү үтүне һәм Федераль экологик оператор белән килешү төзүне сорыйбыз.

Татарстан югары уку йортларының барлык студентларын экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга чакырабыз.

Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәренең 5нче гимназиясендә булдылар.

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Росприроднадзор хезмәткәрләре белән берлектә, Казанда һәм якын-тирә районнарда контейнер мәйданчыкларын мониторинглауны дәвам итәләр.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Азнакай шәһәрендә яшәүчеләрдән шикаять алынды.

Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский Норлат шәһәренең 9 нчы мәктәбендә «Цифр дәресе» үткәрде.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2022 елгы экология сезонына йомгак ясадылар һәм иң инициативалы волонтерларны һәм экохәрәкәт партнерларын бүләкләделәр. Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, экологик хәрәкәтләр артында – киләчәк.

Халык белән очрашуны Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Айрат Низамиев һәм Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов үткәрде.

Экологлар кушуы буенча Аксубай районы Башкарма комитеты Кече Сөлчә елгасына законсыз чистартылмаган агынты сулар агызылган җир асты торбасын сүтте.

Татарстан Республикасы макулатурасын җыю буенча  #БумБатл бөтенроссия акциясендә катнаша, ул «Экология»  илкүләм проектын хуплап үткәрелә. Беренче ай нәтиҗәләре буенча төбәктә яшәүчеләр 11,9 тонна макулатура җыйды һәм Татарстан Россиянең топ-10 төбәге арасына керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International