Түбән Кама районында чүплекне экологлар катнашынан соң бетерделәр

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Түбән Кама районы мониторингы барышында Министрлыкның Кама территориаль идарәсе белгечләре Югары  Чишмә авылы янындагы чүплекне ачыкладылар. Чүпле участокның гомуми мәйданы 1045 кв.м, күләме - 627 куб м.

Түбән Кама районы башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта хокук бозу бетерелде, чүплек чистартылды, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International