«Чиста су экологиясе». Буа экологлары бер дәрестә ресурсларны ничек сакларга икәнлекне өйрәттеләр

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Су турында мөһим һәм кызыклы фактларны Буа шәһәренең 2нче лицееның 8нче сыйныф укучылары белде. Татарстан Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре балалар өчен иң кыйммәтле табигый ресурс турында мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр. Балалар фикер алышуларда актив катнаштылар һәм су структурасы, аның молекулалары турында белделәр.

 Моннан тыш, гамәлдә балалар җирле сулыкларның су сыйфатын тикшерделәр. Укучылар өчен 5 төрле сыеклык пробиркасы әзерләгәннәр: Буа чишмәсеннән, Карлы елгасыннан, краннан һәм дистилляцияләнгән судан. Сигезенче сыйныф укучыларына  судагы иснең, утырымның һәм төснең булу-булмавын тикшерергә туры килде. Анализ нәтиҗәләре буенча балалар иң чиста һәм үтә күренмәле суны билгеләделәр. Экологлар табигый ресурсны ничек саклап калу ысуллары белән уртаклаштылар һәм укучыларны үзләренең лабораториясенә су сыйфатын өйрәнү буенча  лекциягә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International