Казан укучысы рәсеме Россиянең ботаника китапханәсенә керәчәк

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

«Поколение М» проекты кысаларында үткәрелә торган «Третьяковская галерея-online» Бөтенроссия иҗади конкурсына йомгак ясалды. Профессионаллар яшь рәссамнарның йөзләгән шедеврларын өйрәнделәр һәм иң яхшысын сайладылар. Унөч яшьлек Әмирә Айтбагина ирисны-Кызыл Китапка кертелгән  чәчәкне сурәтләде.

Казаннан Әмирә Айтбагинаның эше призлы урын алды һәм Россиянең ботаника китапханәсенә керәчәк, ул 1 ноябрьдә Третьяков галереясында ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә тәкъдим ителәчәк.

 «Мин иҗат белән шөгыльләнергә, төрле жанрлар һәм техника белән  иҗат итәргә яратам, һәм бу хоббины киләчәктә төп эшемә әверелдерергә хыялланам. «Поколения М» конкурсы турында мин өченче ел шөгыльләнүче сәнгать мәктәбендә белдем. Мастер-классларны карадым һәм берничә эшемне сайтка урнаштырдым. Җиңү минем өчен  көтелмәгән хәл булды, танылган педагогларның мондый бәясе күңелемне күтәрде һәм рухландырды», — дип хисләре белән уртаклашты Әмирә Айтбагина.

Россиянең 16 төбәгеннән 17 бала «Третьяковская галерея -lline» проектында җиңү яулады. Талантлы мәктәп укучыларының эшләре Россиянең ифрлы  ботаника китапханәсенә керәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International