Экологлар татарстанлыларның шикаятьләре буенча оператив рәвештә урынга чыктылар һәм Авиатөзелеш районында һава пробаларын алдылар

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы адресына Авиатөзелеш районында яшәүчеләрдән шикаять килде.  Казанлылар гараж кооперативы ягыннан төтенгә һәм   начар искә зарланган. Үзәк территориаль идарә инспекторлары Лукин урамы, 48 нче йортның 2 нче  корпусы буенча урынга чыгып, һава пробаларын алганнар. Атмосфера һавасының микъдари химик анализы нәтиҗәләре буенча пычратучы матдәләрнең иң чик мөмкин булган концентрацияләре ачыкланмаган.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- 843)267-68-67 телефоны буенча;

- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет-кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram ның 79872169779 номерына өстәмә элемтә каналлары буенча;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясе;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International