Экологлар тарафыннан Әлмәт районында санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Әлмәт районында  мониторинг барышында ТР Экология министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары җитештерү базаларының берсендә төзелеш калдыкларын тиешсез урынга урнаштыруны таптылар. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы 75 кв.м.

Җитештерү базасы хуҗасына 60 көн эчендә хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелде.

Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International