Экология министрлыгына шикаять саны 4 ел эчендә 2,5 тапкырга кимегән

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Александр Шадриков бүген «Реальное время» интернет-басмасы укучыларының сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, экология һәм табигать  ресурслары министры санкцияләнмәгән чүплекләр һәм, әгәр сезнең районда  экологик тернәкләндерүгә мохтаҗ  сулыклар булса, кая язарга икәнен сөйләде. Бер сәгать дәвамында ведомство башлыгы туры линиядә «сорау-җавап» форматында халык белән аралашкан. Министр билгеләп үткәнчә, әле 4 ел элек үк ведомствога калдыкларны санкцияләнмәгән урыннарга ташлау  буенча 13 меңнән артык шикаять килгән. Узган ел алар 6 700 иде. 4 ел эчендә шикаятьләр саны ике тапкырдан күбрәккә кимеде. «Безнең эшнең иң яхшы күрсәткече - халыкның шикаятьләрен киметү һәм без ел саен 30% ка  кимүне күрәбез. Димәк, без халык, фикердәшләребез белән бу проблемаларны хәл итәбез. Һәм бүген безнең халыкның 30% ы ел саен шимбә өмәләренә чыга, ә җыештыручылар  үзләре табигатьне чүпләмәячәк инде», - дип сөйләде Александр Шадриков. Ул декабрьдә Министрлыкка 30 яшь тулуны да искәртте. Атмосфера һавасының сыйфатын яхшырту турында сөйләргә мөмкинлек бирә торган аналитика җыелды. Мисал өчен, чагыштырма саннарда тулай төбәк продукты бу вакыт эчендә 2,6 тапкырга арткан, шул ук вакытта атмосферага ташлаулар 21,4% ка кимегән. Бу уңайдан «Чиста һава» операциясе кебек уртак чараларны әйтмичә мөмкин түгел. Күчмә чыганаклар өлешенә, ягъни автотранспортка, 2021 елда атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруның гомуми күләменнән 27% туры килә. Эшләнгән газларда пычраткыч матдәләр чыгару нормативларының үтәлешен күзәтергә нәкъ менә «Чиста һава» операциясе булыша. Ул ел саен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе белән берлектә уздырыла һәм соңгы елларда пычраткыч матдәләр чыгаруны арттырган автомобильләр саны кимүгә таба бара: 1994 елда мондый машиналар тикшерелгәннәрнең гомуми саныннан 27,5% булса, быел андыйлар нибары 2,8%. Мондый тенденция автомобиль паркын әкренләп яңарту, шулай ук республика Автозаправка станцияләрендә  мотор ягулыгы җитештерү һәм сату белән бәйле. Шулай ук автомобиль транспортын мотор ягулыгының  аз токсик төрләренә күчерү эшләре дәвам итә, һәм беренче чиратта - кысылган табигый газга. 2022 елда табигый газга 867 автомобильне күчергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International