Халыкның шикаяте буенча экологлар Казанның Вахитов районында контейнер мәйданчыгын тикшерде

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

«Реальное временя» интернет-газетасының экология министры Александр Шадриков белән туры эфиры вакытында казанлылар Вишневский урамындагы 14 нче йорт һәм Калинин урамындагы 69 нчы йорт арасында контейнер мәйданчыкларының   чүпле булуыннан зарланган. ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтелгән адрес буенча оператив рәвештә урынга  чыкты. Тикшерү вакытында контейнер мәйданчыгы территориясе канәгатьләнерлек санитар-экологик хәлдә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International