Чаллыда балалар һәм аларның әти-әниләре өчен экология дәресе узды

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

1 нче номерлы Чаллы мәктәбенең 7 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары экология дәресе үткәрде.

Белгечләр инспекторның күзәтчелек буенча эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр, табигатьне саклау ведомствосы хезмәткәре нәрсә белергә тиеш һәм ул нинди сыйфатларга ия булырга тиешлекне аңлаттылар. Экологлар өчен һәр эш көне - беренче чиратта яңа вакыйгалар!  Урынга чыгулар, территорияләр мониторингы, халык белән аралашу. Шулай ук балалар «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы турында да белделәр, аның ярдәмендә алар табигатьне саклау очраклары турында оператив хәбәр итә алалар. Быел гына да инспекторларыбыз укучылардан 3204 шундый хәбәр алды. «Мәктәп экопатруле»ның иң актив катнашучысын 30 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International