ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

1-5 ноябрьдә Калугада «Тыюлык утраулары дуслары» VIII Халыкара слеты һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Экософия» проектының беренче ярымфиналы узды.

Гражданнардан  Кәрим Тинчурин исемендәге парк артында урнашкан буага агынты сулар агызу турында мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күчмә тикшерү үткәрде. Территорияне карау барышында торба табылды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казан шәһәрендәге Авиатөзелеш районында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать керде. Алар Химия урамындагы «ПЖКХ» идарәче компаниясе полигоны ягыннан һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ предприятиесеннән начар ис килүдән зарландылар. Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре һава торышын бәяләү өчен күчмә экологик лаборатория белән бергә Авиатөзелеш районына оператив рәвештә бардылар.

Быелдан башлап Татарстанның муниципаль бюджет учреждениеләре «Утильләштерү мәктәбе: электроника» яңа федераль проекты кысаларында искергән техниканы бушлай утильләштерә алачак. Проект турында журналистларга ТР Экология министрлыгының экологик агарту бүлеге башлыгы Ольга Артемьева сөйләде.


8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә ТР экология министры һәм авыл җирлекләре башлыклары түгәрәк өстәл форматында очрашты. Александр Шадриков муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары вәкилләренең квалификациясен күтәрү программасында эксперт иде. «Экологик фикерләү. Каты көнкүреш калдыклары  белән эш итү» темасы буенча фикерләштеләр.

Бүген ВКС режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды.

Быел «Россия суы» акциясе кысаларында татарстанлылар 14 мең чакрымга якын яр буе территориясен чистарттылар һәм 34 мең кубометр чүп-чар җыйдылар. Табигатьне саклау чараларында 455 434 кеше катнашты. Бүген бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОлидер-2022» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Катнашуга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә, журналистлар чакырыла.


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Кама Тамагы районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары Каратал авылының көньяк ягында калдыкларны санкцияләнмәгән складлауны ачыкладылар. Чүпләү мәйданы 12 000 кв.м, күләме - 10 000 куб.м.

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының аналитик лабораторияләрендә Татарстан балалары булды. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә экологлары КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалының 3 курс студентлары өчен лаборатория буенча экскурсия үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International