Быелдан башлап Татарстанның муниципаль бюджет учреждениеләре «Утильләштерү мәктәбе: электроника» яңа федераль проекты кысаларында искергән техниканы бушлай утильләштерә алачак. Проект турында журналистларга ТР Экология министрлыгының экологик агарту бүлеге башлыгы Ольга Артемьева сөйләде.
«1 сентябрьдә Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында без табигатьтән рациональ файдалану фонды белән килешүгә кул куйдык. Хәзер муниципаль бюджет учреждениеләренең — балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең бөтен техникасын түләүсез нигездә утильләштерәчәкбез»,-дип билгеләп үтте спикер «Татмедиа»да узган матбугат конференциясендә.
Ольга Артемьева федераль программаның төп максаты - халыкка үз срогы чыккан техниканы эшкәртү өчен экологик һәм уңайлы итеп тапшыру мөмкинлеге бирү, дип өстәде. Әйтик, электроника калдыкларын утильләштерүгә хакимият органнары гына түгел, бюджет учреждениеләре дә тапшыра ала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, совет металл һәм макулатура җыю моделе электроника җыю өчен дә эффектив. Без бу традицияне дәвам итәбез, барлык катнашучыларның да үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар. Ел ахырында табигатьтән рациональ файдалану фонды йомгак ясаячак һәм иң активларны бүләкләячәк. Проект сентябрьдә эшли башлады, әлегә аның нәтиҗәләре турында сөйләргә иртәрәк, әмма хәзердән үк мәктәпләр актив теркәлә, уку йортлары хезмәткәрләре хәзер иске техниканы бушлай утильләштерүгә гаҗәпләнәләр.