1-5 ноябрьдә Калугада «Тыюлык утраулары дуслары» VIII Халыкара слеты һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Экософия» проектының беренче ярымфиналы узды. Дүрт көн дәвамында Россиянең 39 төбәгеннән 228 экоактивист ярымфиналның бай программаларында катнашты, анда алар команда уеннарында уйнадылар һәм агарту чараларында активлык күрсәттеләр һәм «Угра» милли паркында волонтерлар акциясендә эшләделәр. Финалга Россиянең 18 төбәгеннән 38 катнашучы чыкты.
Калуга өлкәсенең табигый байлыклар һәм экология министры Владимир Жипа билгеләп үткәнчә:«Экософия» проекты фәлсәфәсе – әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш. Мин сезнең гомер буе бу девиз белән яшәвегезне телим.»
Зеленодольскийның «Раифа варислары» Идел-Кама тыюлыгының Дуслар клубыннан Рената Хакетдинова слетта үзенең экологик тематикалы видеоролигын тәкъдим итте һәм «Экософия» этабында «Экомедиа» номинациясендә җиңүче булды!
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Зеленодольск активистларына ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәм итте.