Экологик фикерләү нәрсә ул? Бу хакта бүген КФУда район башлыклары белән узган түгәрәк өстәл кысаларында Александр Шадриков сөйләште

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә ТР экология министры һәм авыл җирлекләре башлыклары түгәрәк өстәл форматында очрашты. Александр Шадриков муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары вәкилләренең квалификациясен күтәрү программасында эксперт иде. «Экологик фикерләү. Каты көнкүреш калдыклары  белән эш итү» темасы буенча фикерләштеләр.

Александр Шадриков Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм ведомствоара хезмәттәшлек турында сөйләде. Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы җирлек башлыкларының экологларга мөрәҗәгать итүләренә һәм теге яки бу экологик проблемаларны хәл иткәндәге хезмәттәшлек мәсьәләләренә җентекләбрәк тукталды. Быел Министрлыкка контейнер мәйданчыкларында җыелган чүп-чарга бәйле күпсанлы шикаятьләр килде. Вәзгыятьне ничек хәл итәргә һәм калдыкларны туплау кагыйдәләренә ничек  үтәргә? Бу сорауларга бүген шулай ук Төзелеш министрлыгы, Роспотребнадзор һәм «Гринта» ҖЧҖнең төбәк операторы вәкилләре җавап бирде. Шулай ук шәхси секторда төзелеш чүп-чарын чыгару һәм санкцияләнмәгән чүп-чарны бетерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чакырылган экспертлар һәм җирлек башлыклары калдыклар белән эш итү мәсьәләләре экокультураны үстерү өчен халык белән даими аңлату эшләре таләп итә, дигән фикергә килделәр.

Белешмә: Чара «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча алымнар» Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларының квалификациясен күтәрү программасы кысаларында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International