Экологлар К. Тинчурин исемендәге паркта буаны пычрату турындагы халыктан кергән шикаятьне тикшерделәр

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Гражданнардан  Кәрим Тинчурин исемендәге парк артында урнашкан буага агынты сулар агызу турында мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күчмә тикшерү үткәрде. Территорияне карау барышында торба табылды. Казан шәһәре башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты хаты буенча торба дренаж суларының аккумуляцияләүче резервуары булып тора һәм «Водоканал» МУП балансында.

«Водоканал» МУП предприятиесе Федераль дәүләти экологик күзәтчелеккә караганлыктан тикшерү материаллары вәкаләтләр кысаларында чаралар күрү өчен Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International