«Экология» илкүләм проекты кысаларында 455 434 татарстанлы «Россия суы» акциясендә катнашты

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Быел «Россия суы» акциясе кысаларында татарстанлылар 14 мең чакрымга якын яр буе территориясен чистарттылар һәм 34 мең кубометр чүп-чар җыйдылар. Табигатьне саклау чараларында 455 434 кеше катнашты. Бүген бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, ярларны һәм су объектларын көнкүреш чүп-чарыннан һәм агач чүп-чарыннан чистарту чаралары «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Өмәләрдә экологлар белән бергә волонтерлар, активистлар һәм республика халкы актив катнаша. Егор Тарнавский быел сулык ярларын җыюга чыккан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. «Татарстанда бу акциягә бигрәк тә дулкынландыргыч мөнәсәбәт, халык мондый экологик волонтёрлыкка күбрәк кушыла. Гади хакыйкать бу: чүпләмәгән җирдә яхшы. Һәм без барлык халыкны да акциягә  кушылырга һәм экоактивистлар сафына басарга чакырабыз»


Исегезгә төшерәбез, «Россия суы» акциясендә Татарстан 2019 елдан бирле катнаша. Акциянең беренче елында 55 мең кеше катнашты һәм 680 км яр буе линиясен чистарттылар. 2020 елда яр буе территорияләрен чистарту чараларында 100,7 мең татарстанлы катнашты. 1,6 мең км яр буе линиясе чистартылган, 950 акция үткәрелгән. 2020 ел йомгаклары буенча республика төбәкләр рейтингында 3 нче урынны алды. Ә 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан 1нче урынны яулады,  җыештыруларга 276 мең кеше чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International