ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казан шәһәрендәге Авиатөзелеш районында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать керде. Алар Химия урамындагы «ПЖКХ» идарәче компаниясе полигоны ягыннан һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ предприятиесеннән начар ис килүдән зарландылар. Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре һава торышын бәяләү өчен күчмә экологик лаборатория белән бергә Авиатөзелеш районына оператив рәвештә бардылар.
Атмосфера һавасына проба алу 5 урында башкарылган: Восстание урамы, Беломорская урамы, Химия урамы, Айдаров урамы һәм Колхоз урамы. Бу нокталар күрсәтелгән чыганакларның тәэсир зонасында. Шулай ук Побежимов һәм Колхоз урамнары буенча кичке вакыттагы һава анализланды. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланмады.
Шулай ук «Казаноргсинтез» ГАҖ һәм «ПЖКХ» идарәче компаниясе полигонының тәэсир итү зонасында атмосфера һавасын пычратуга автоматик контроль станциясе урнашкан, ул тәүлек буе һавада 16 пычраткыч матдә концентрациясен үлчи. Бу станциядә һавада пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән микъдары артуы, шулай ук шикаятьләр кергән чорда андый матдәләр концентрациясенең арту очраклары теркәлмәгән.
Исегезгә төшерәбез, Авиатөзелеш һәм Киров районнарында яшәүчеләрдән һава сыйфаты буенча шикаятьләр Экология министрлыгына август аенда да килеп ирешкән иде. «Казаноргсинтез» ГАҖ кичке һәм төнге рейдларга кушылды.
Казанның Химия урамындагы «ПЖКХ» идарәче компаниясе, шулай ук «Казаноргсинтез» ГАҖ эксплуатацияләүче каты көнкүреш калдыклары полигонының Федераль экологик күзәтчелеккә туры килүен исәпкә алып, анализ нәтиҗәләре киләчәктә административ җавап бирү чараларын кабул итү өчен Россия Табигать күзәтчелеге һәм Роспотребнадзор адресына җибәрелде.