Бүген ВКС режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды.
Утырышта эш төркеме әгъзалары катнашты, шул исәптән - Росрыболовство, Росморречфлот, Росгидромет, «ЕЭС России» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ,«Татэнерго» АҖ һәм субъектларның башкарма хакимият органнары, шул исәптән Волгоград, Әстерхан, Саратов өлкәләре, Марий Эл Республикасы вәкилләре.
Татарстан Республикасын гадәттәгечә, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм «Татэнерго» АҖ вәкиле тәкъдим итте.
11 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычлары гидроузелларының эш режимнарын билгеләү мәсьәләсе буенча фикер алышынды. Алдагы вакыт дәвамында (11.10.2022 - 08.11.2022) сусаклагычлар әкренләп тәүлеккә 1 см дан да кимрәк интенсивлык белән эшли башлаган. Әлеге режим су хуҗалыгы эшчәнлеге, суднолар йөреше һәм су биологик ресурсларын торгызу өчен уңышлы булды.
Александр Шадриков Росводресурсы тарафыннан тәкъдим ителгән Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын хуплады, алар Куйбышев сусаклагычындагы су ресурсларын экономияләүгә юнәлдерелгән, чөнки ул бөтен каскадның агып төшүен көйләүче булып тора.
Билгеләнгән режимнар Росводресурсы рәсми сайтында бастырылачак.