Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОлидер-2022» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Катнашуга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә, журналистлар чакырыла. «Эколидер-2022» республика конкурсында беренче тапкыр блогерлар, фотографлар һәм видеооператорлар катнаша алачак. Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарновский журналистлар белән матбугат конференциясендә яңа номинацияләр турында җентекләбрәк сөйләде.
Конкурсына гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Яңа номинацияләр барлыкка килде - «Иң яхшы экоблогер», шулай ук операторлар һәм видеооператорлар өчен - «Менә бу кадрлар!». Конкурста экология проблемаларына битараф булмаганнарның барысы да катнаша ала. Аның нәтиҗәләре 16 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ясалачак», - дип билгеләде спикер.
Эшләр нинди төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителгәнлекне исегезгә төшерәбез:
Оешмалар һәм индивидуаль эшмәкәрләр:
- су ресурсларын саклау;
- атмосфера һавасын саклау;
- калдыклар белән нәтиҗәле эш итү;
- экологик иминлек өлкәсендәге иң яхшы проект.
Җирле үзидарә органнары:
- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышларга;
- Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышларга.
Экологик делем бирү:
- мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында экологик белем;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем;
- югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем.
Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:
- иҗтимагый берләшмәләр;
- гражданнар;
Массакүләм мәгълүмат чаралары:
- иҗ яхшы телесюжет;
- иҗ яхшы радиосюжет;
- электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы;
- вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы публикация;
- иң яхшы экоблогер.
Шулай ук 2022 елда яңа номинацияләр:
Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар:
- мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында системалы экологик-агарту эше өчен;
- гомуми белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эше өчен;
- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эше өчен.
Дәүләт контроле (күзәтчелек):
- Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы.
Конкурска гаризалар 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ясау 2022 елның IV кварталына планлаштырылган.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843)267-68-11, журналистлар өчен - 8(843)267-68-22.
Гаризалар кабул итү:
- оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар - Anastasia.Merdyukova@tatar.ru;
- экологик белем, педагогик тәҗрибә һәм инициативалары- Leysan.Sattarova1@tatar.ru ;
- массакүләм мәгълүмат чаралары- Elena.Veselova@tatar.ru; Aliya.MingazovaN@tatar.ru.
Конкурс нигезләмәсе белән Татарстан Республикасы Экология министрлыгы сайтында «Министрлык эшчәнлеге» - «Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2022-god-2022-el-6062229.htm