Экология буенча лаборатория практикасы. Татарстан укучылары һәм студентлары өчен танып-белү экскурсияләре үткәрелде

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының аналитик лабораторияләрендә Татарстан балалары булды. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә экологлары КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалының 3 курс студентлары өчен лаборатория буенча экскурсия үткәрделәр, Төньяк территориаль идарәдә Арчаның 1нче мәктәбенең 3 һәм 5 нче сыйныф укучылары белән очраштылар, ә Кама аръягы  территориаль идарә белгечләре 27 нче номерлы Түбән Кама мәктәбенең 7 нче сыйныф укучыларына күчмә экологик лабораторияне күрсәттеләр. Балаларны ведомство структурасы белән таныштырдылар - экологларның кайда һәм ничек эшләүләрен күрсәттеләр һәм сөйләделәр. Балалар атмосфера һавасын, суны һәм туфракны анализлау процессын күрделәр. Шулай ук экскурсия кысаларында белгечләр күзәтүе астында укучылар сайлап алынган пробаларга анализ ясауда катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар  алдылар. Очрашудан соң балалар территориаль идарәләр инспекторларына, Министрлыкның төрле акцияләрендә һәм конкурсларында катнашып, әйләнә-тирә мохит турында кайгыртулары турында сөйләделәр.

 «Мондый танып белү экскурсияләрен без даими үткәрәбез, чөнки алар укыту-тәрбия процессының состав өлеше һәм һөнәри юнәлеш эшчәнлеге төрләренең берсе булып тора, чөнки ул һөнәргә кызыксыну формалаштыруга зур йогынты ясый», - дип бүлеште экологлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International