Гражданнарны Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Радик Нәҗметдинов кабул итте. Казанның Совет районы кешесе җитәкчегә ни өчен Министрлык тарафыннан дәгъвалар җибәрелгәнлеген аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең беренче сыйныф укучылары өчен «Табигатьне саклагыз» дигән танып-белү экодәресе үткәрде.
Күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре Әйләнгеч урамы буенча җир кишәрлегендә төзелеш чималын урнаштыруны ачыклаган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Анда экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский да катнашты. Утырыш кысаларында экологик белем бирүне һәм агартуны үстерү мәсьәләләре, шулай ук кайбер федераль закон проектлары һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары турында фикер алыштылар.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм экологик агарту бүлеге белгече 43нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен экодәресләр үткәрделәр.
Бүген Казанның Киров районындагы Архангельская урамында резинотехник эшләнмәләр белән склад янды.
Узган елның гыйнварында Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә шикаять керде. Түбән Кама шәһәренең Ильинка торак пунктында яшәүчеләр җир кишәрлекләренең берсендә законсыз ком чыгару турында хәбәр иттеләр.
14 февральдән соң йөзләрчә мең чәчәк бәйләме һәм миллионлаган валентинка чүп чиләгенә ташлана. Мондый хәл булмасын өчен, бездә Гашыйклар көнен экологик яктан бәйрәм итү идеялары бар.
Ел башында ТР Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын башлап җибәрде. Җәмгыятькә, табигатькә, кешеләргә игелек кылган һәр кеше бу акциядә катнаша ала.
Нурлат районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары арткы борты ачык йөк автомобиленнән Нурлат-Аксумла автомобиль юлына сыек калдыклар агызылуын теркәделәр.