Күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре Әйләнгеч урамы буенча җир кишәрлегендә төзелеш чималын урнаштыруны ачыклаган. Өемне законсыз урнаштырган «Орхидея+» ҖЧҖ (Буа шәһәре) адресына туфракка китерелгән зыянны кайтару турында дәгъва юлланган. Әмма юридик зат, ихтыярый рәвештә, зыянны кире кайтармады, шуңа бәйле рәвештә, дәгъва Татарстан Республикасы арбитраж судына бирелде. Министрлыкның таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде. Суд карары Самара шәһәрендә арбитраж апелляция судыннан соң да үз көчендә калдырылган. «Орхидея+» ҖЧҖе Экология министрлыгы таләбе буенча әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен 917 150 сум түләргә тиеш.