Ел башында ТР Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын башлап җибәрде. Җәмгыятькә, табигатькә, кешеләргә игелек кылган һәр кеше бу акциядә катнаша ала. Фото төшерергә яки видеоролик яздырырга , аны үз битендә "ВКонтакте" социаль челтәрендә #ЭстафетаДобра, #минэкологиирт хэштегы белән урнаштырырга һәм пост язып, эстафетаны башка катнашучыга тапшырырга онытмагыз. (Конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш). Иң кызыклы роликлар һәм фотосурәтләр Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми аккаунтларында бастырылачак, ә иң күп лайклар җыйган авторлар призлар алачак.
Бүген 35 нче лицей укучыларының кошларга кыш көне ничек ярдәм итүләрен карагыз. Игелек һичшиксез кире әйләнеп кайтачак, ә табигать сезгә рәхмәт әйтер!
#минэкологиирт хэштегы белән безне билгеләргә онытмагыз, алай эшләгәндә без сезне тизерәк табачакбыз. #ЭстафетаДобра флешмобына кушылган һәм башкаларга тапшырган һәркемгә рзхмәт!