Чүп-чарның йорты кайда? Бу хакта экологларыбыз Казан укучыларына сөйләделәр

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм экологик агарту бүлеге белгече 43нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен экодәресләр үткәрделәр. Экологлар нинди калдыкларның иң куркынычы һәм кайсыларын эшкәртүгә җибәрергә мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр, файдалы экогадәтләре белән уртаклаштылар һәм чүп-чарны сортларга аеру белән таныштырдылар. Балалар мастер-класста катнаштылар һәм кирәксез әйберләргә икенче тормыш бирделәр – алар җимлекләр ясап, чикләвек кабыкларыннан  өй ясадылар һәм иске киемнәрдән уенчыклар тектеләр. Экологлар балаларны Министрлык үткәрә торган экологик конкурсларда катнашырга чакырды һәм аларга дәфтәрләр һәм буяу өчен китаплар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International