Экологлар Буаның беренче сыйныф укучыларына табигатьне саклау турында сөйләделәр

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Идел аръягы  территориаль идарәсе инспекторлары Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең беренче сыйныф укучылары өчен «Табигатьне саклагыз» дигән танып-белү экодәресе үткәрде.

Экологлар балаларга табигатьне саклау турында мәгълүмат бирделәр. Балаларның да үз экогадәтләре бар икән: кемдер даими рәвештә экопакетлардан файдалана, кемдер чүп-чарны  сортларга аера, ә кемдер инде  үзенең беренче агачын да  утырткан.

Дәрес азагында һәркем экокиңәшләр белән истәлеккә буклет һәм Министрлыкның традицион бүләкләрен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International