Экологлар эше нәтиҗәсендә Нурлат районында табигатьне саклау законнарын бозу оператив рәвештә бетерелде

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Нурлат районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары арткы борты ачык йөк автомобиленнән Нурлат-Аксумла автомобиль юлына сыек калдыклар агызылуын теркәделәр.

Инспекторлар машинаны туктаттылар, йөртүче экологларга бу хәлнең очраклы рәвештә килеп чыкканлыгын аңлатты. Гаеплегә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы турында кисәтү бирелде.

3 сәгать эчендә хокук бозу бетерелде, юл тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International