«Харатс» ҖЧҖ әйләнә-тирә мохиткә китергән зыян өчен 4 млн сум түләячәк

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Узган елның гыйнварында Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә шикаять керде. Түбән Кама шәһәренең Ильинка торак пунктында яшәүчеләр җир кишәрлекләренең берсендә законсыз ком чыгару турында хәбәр иттеләр.

Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре рейдка чыгып, җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын рәсмиләштермичә, ком чыгаруны теркәгән. Участокта экскаватор, үзбушаткычлар эшләгән һәм «Харатс» ҖЧҖ оештырган исәпләү журналы нигезендә 52 үзбушаткыч машина ком  чыгарган.

«Харатс» ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.3 статьясының 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелде – җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турында дәгъва җибәрелде. Дәгъва үз теләге белән түләнмәде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәр судына зыянны каплау турында дәгъва белдерделәр.

Суд «Харатс» ҖЧҖнә җир асты байлыкларыннан үз белдеге белән файдалану нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен 4 102 677 сум түләтәчәк. кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International