14 февральдән соң йөзләрчә мең чәчәк бәйләме һәм миллионлаган валентинка чүп чиләгенә ташлана. Мондый хәл булмасын өчен, бездә Гашыйклар көнен экологик яктан бәйрәм итү идеялары бар.
- «Валентинка»ларга икенче тормыш
Табигать турында кайгыртучыларга иң беренче чиратта ашарга яраклы «валентинкаларга» игътибар итәргә кирәк: печенье яки шоколадлы йөрәк сезнең хисләрегез турында картон кисәгеннән яхшырак сөйләячәк.
Әгәр адресат фигурасы турында кайгыртса һәм татлы открытка аңа ошамаса, икенчел чималдан «валентинка» ясарга киңәш итәбез-ташландык материалдан ясалган эшләнмәне ясау өчен бик күп мастер-класслар бар.
- Романтик кичке аш
Әгәр дә Сез Гашыйклар көнендә романтик кичке аш оештырырга телисез икән, вегетариан ресторанын сайлагыз яисә якын кешегез өчен итсез тәмле ризыклар әзерләгез.
- Озак вакытка бүләк
Матур чәчәк бәйләме урынына, тере чәчәкләрне тәкъдим итү яхшырак-киселгәннәрдән аермалы буларак, алар озак вакытка күзләрне сөендерә.
Изге Вәли көне белән котлыйбыз һәм мәхәббәтегезнең һәрвакыт йөрәгегездә яшәвен, күңелегезгә җылы һәм шатлык бирүен телибез!