Экологлар Казан шәһәренең Архангельская урамындагы янгын вакытында пычраткыч матдәләрнең артуын ачыкламады

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген Казанның Киров районындагы Архангельская урамында резинотехник эшләнмәләр белән  склад янды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм лаборатория белгечләре тиз арада урынга чыктылар һәм җил юнәлешендәге янгын урыныннан 400 м ераклыкта  атмосфера һавасы үрнәген алдылар. Пробаларны 12 компонент буенча, күчмә экологик лабораторияне кулланып, автоматик режимда сайладылар.

Анализ нәтиҗәләре буенча атмосфера һавасында пычрак матдәләрнең  рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән артуы ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International