Экологик агарту мәсьәләләре –депутатлар контролендә

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Анда экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский да катнашты. Утырыш кысаларында экологик белем бирүне һәм агартуны үстерү мәсьәләләре, шулай ук кайбер федераль закон проектлары һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары турында фикер алыштылар.

 «Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, заманча Россия җәмгыятенең кыйммәтләре системасында экология мәсьәләләре бишенче урында тора, бары тик сәламәтлек, гаилә, иминлек һәм матди хәл мәсьәләләре генә югарырак, - дип ассызыклады экология министры урынбасары Егор Тарнавский, - димәк, кешеләрне атмосфера һавасының, суның, туфракның, калдыкларның пычрануы проблемалары борчый, һәм экологик агарту иҗтимагый экологик аңны формалаштыру өчен төп инструментларның берсе булып тора».

Аның сүзләренчә, һәр өченче татарстанлы хәзер экологик чараларда һәм акцияләрдә актив катнаша. Әгәр 1992 елда Министрлык төзелү елында республикабызда яшәүчеләрнең 7%ка якыны экологик агарту белән мәшгуль булса, узган ел нәтиҗәләре буенча күрсәткеч 34%ка кадәр арткан.

Министр урынбасары искә төшергәнчә, Республика икенче ел рәттән «Экология» илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Россия суы» яр буйларын җыештыру буенча бөтенроссия акциясендә җиңүче булып тора. Узган ел гомуми тырышлык белән 8,5 мең км артык яр буе территориясе чистартылды, 34 мең куб. м чүп-чар җыелды, чарада 300 меңнән артык кеше катнашты.

Моннан тыш, ел саен татарстанлылар Россиякүләм экологик диктантта да актив катнашалар. Ике ел дәвамында республика беренче дәрәҗәдәге җиңүчеләр саны буенча лидер булып тора, шуңа күрә узган ел Казан экологик диктантны ачу тантанасында төп мәйданчык булды. Узган елгы экология диктантында 100 935 татарстанлы катнашты, ә 43 161 кеше I, II, III дәрәҗә дипломнар алды.

2018 елдан республика мәктәпләрендә «Мәктәптә экология» мәгариф проекты гамәлгә ашырыла. Мәгариф процессына интеграцияләнгән уку пособиеләре чыгарылды, мәгълүмат алмашу өчен интерактив портал булдырылды. «Мәктәптә экология» проекты «Ышанычлы  партнер - Экология» төбәк табигатьне саклау практикаларының иң яхшы төбәк конкурсында җиңүче булды. Моннан тыш, профильле Министрлык белгечләре тарафыннан даими рәвештә экология үзәкләре укучылары өчен экология дәресләре уздырыла, узган ел 400 гә якын агарту дәресләре үтте, 17 меңнән артык укучы чараларда катнашты. Республикада 103 экосыйныф эшли.

Министр урынбасары Егор Тарнавский сөйләгәнчә, 2019 елдан Министрлык Татарстанда яшь натуралистлар хәрәкәтен шефлыкка алган. Хәзерге вакытта республикада 2 меңнән артык укучы юннатлар сафында. Теләсә кайсы эштәге кебек үк, яшь натуралистлар өчен дә дәвамчанлык системасы кирәк, яшь натуралистлар өчен остазлар сыйфатында «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары чыгыш ясый. Бу хәрәкәт 2015 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырылды һәм Министрлык ярдәмендә актив үсеш кичерә. 7 ел эшчәнлек дәверендә хәрәкәттә 9,6 меңнән артык татарстанлы катнашты.

Татарстан Экология министрлыгы шулай ук Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә. Узган ел республика кече елгаларының экологик торышын яхшырту буенча сынау проектын гамәлгә ашыруга старт бирелде. Бу проект халык рейтингы нәтиҗәләре буенча җиңүче булды.

Моннан тыш, Егор Тарнавский якын арада гамәлгә ашырылачак экологик агарту проектлары турында сөйләде, битараф булмаган татарстанлыларга, республика предприятиеләре җитәкчеләренә, журналистларга төрле экологик акцияләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Экологик тәрбия һәм белем бирүне үстерү мәсьәләләре актуаль булып тора һәм, мәктәпкәчә яшьтән башлап пенсия яшенә кадәр даими камилләшүне һәм гамәлгә кертүне таләп итә,  әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә һәркем мөһим, экология безне берләштерә». - дип йомгаклады министр урынбасары,

Чаралар экологик тәрбияне, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International