Экологлар кисәтүе буенча чираттагы законсыз кар чүплеге бетерелде

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Әлмәт шәһәрен мониторинглау барышында санкцияләнмәгән кар чүплегенә тап булганнар. Агробистә микрорайоны территориясендә Объездная урамында хокук бозу очрагы ачыкланган. Чүплек мәйданы 357 кв. м. тәшкил иткән, күләме - 72 куб. м.

Әлмәт районы башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү турында кисәтү җибәрелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик торышка китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International