Татарстанлылар игелекле эшләр белән 30дан артык пост бастырган инде. #Эстафетыдобрада теләге булган һәркем катнаша ала. Безнең сайтта флешмоб турында мәгълүмат бар.
Ә бүген без Актүбә 1нче мәктәп укучыларының җимлекләр ясап, кошларны ашатырга чыгуларын күрсәтәчәкбез. Яхшылык эчкерсез һәм риясыз башкарылганда яхшылыкка әверелә, ә экология безне берләштерсен!