Лениногорск районы мәктәп укучылары өчен экологлар эко дәрес үткәрде

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең 4нче мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен экодәрес  үткәрделәр, анда экологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Экология министрлыгы хезмәткәрләре укучыларның сорауларына җавап бирделәр һәм аларның һәркайсының экология эшенә ничек үз өлешен кертә алуы турында сөйләделәр. Махсус әлеге дәрес өчен, укучылар «Безнең мәктәп экологиясе» видеосын әзерләделәр, үзләре һаваны тикшерделәр һәм мәктәптә укучылар арасында социаль сораштыру үткәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, Министрлык белгечләре даими рәвештә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына экоагарту дәресләренә чыгалар. Мондый чараларның төп максаты-балаларны табигать бүләк иткән бар нәрсәне кадерләргә һәм сакларга, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл һәм кайгыртучан булырга өйрәтү.

Экологлар барлык балаларга истәлеккә китап-буяулар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International