Экологлар Казан укучыларын диңгез имезүчеләре белән таныштырды

2023 елның 17 феврале, җомга

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең 4нче гимназиясенең 2нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья диңгез имезүчеләрен яклау көне алдыннан иҗади-экологик дәрес үткәрделәр.

Экологлар диңгез имезүчеләре белщн таныштылар һәм алар турында кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. Мәсәлән, кашалотлар ультратавыш белән ризык эзлиләр, һәм  диңгез филе  су астында тыныч йоклый ала. Кызыклы хикәяләрдән соң балалар диңгез хайваннары турындагы идеяләрен рәсемнәрдә тормышка ашыра алдылар. Хәзер аларның һәрберсенең чын диңгез картиналары бар.

Дәрес ахырында инспекторлар балаларны Рәхмәт хатлары һәм буяу китаплары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International