Экологлар ярдәмендә 500 кв.м мәйданлы законсыз чүплек ачыкланган

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары  Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 км да  калдыклар чүплеген таптылар. Закон бозулар Балык Бистәсе районы мониторингы барышында ачыкланды. Биналарны сүтүдән калган чүп-чар өеме 500 кв.м мәйдандагы участокны чүпләгән, чүплек күләме - 100 куб метр.

«Теплоэнергосервис» МУП адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамаганлыгы һәм 60 көн эчендә хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International