Татарстанда экология проектлары һәм берләшмәләре координаторлары һәм кураторлары өчен «Экология университеты» интенсивы старт алды

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

20-28 февральдә  экология проектлары һәм берләшмәләре координаторлары һәм кураторлары өчен «Экология университеты» белем бирү интенсивы уза. Программа кысаларында катнашучылар «Чиста булачак» экологик хәрәкәте эшчәнлеге белән таныша, Татарстан Республикасында актуаль экологик мәсьәләләр турында белеп, теоретик һәм практик белемнәр ала алачаклар.

Интенсив  ике форматта уза:

- онлайн (20 февральдән  22 февральгә кадәр, 27 февральдән  28 февральгә кадәр)

- очно (23 февральдән  25 февральгә кадәр) «Идел» яшьләр үзәгендә түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Матюшино авыл җирлеге, Садовая ур., 7 йорт.

Бүген онлайн форматта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин Татарстан экоактивистларының сорауларына җавап бирәчәк. Интенсив белем бирү программасы проекты белән тулырак Нигезләмәдә танышырга мөмкин (https://disk.yandex.ru/i/9xJrczD8LksE4A)

«Экология университеты» белем бирү интенсивына яшьләр экологик хәрәкәтенең «Чиста булачак» рәсми сайтында яки сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/63cfab5f84227c10f7789ba1/.

«Экология университеты»н оештыручылар - Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендәге «Чиста булачак»  яшьләр иҗтимагый оешмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International