Эко стилендә яшәү! Территориаль идарәләр белгечләре берничә экодәрес үткәрделәр

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

«Министрлыкның өстенлекле бурычларының берсе – халыкны экологик агарту. Ул кешегә беренче чиратта табигать белән дөрес аралашу, аңны, гадәтләрне, яшәү рәвешен һәм фикер йөртүен үзгәртергә өйрәтергә тиеш», - дип билгеләп үтә министрлыкның экологлары. Ведомство белгечләре даими рәвештә дәресләр, викториналар һәм мастер-класслар үткәрәләр.

Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының 28нче мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары өчен «Кошлар турында кайгырту» экодәресе үткәрделәр. Аның барышында экологлар  «Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә» дигән мультфильм күрсәттеләр һәм җимлекләрне ничек дөрес ясарга кирәклеге турында сөйләделәр.

Ә Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре су һәм электр энергиясен экономияләүнең гади кагыйдәләре белән 1 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары белән уртаклаштылар.

Чаллының 67нче мәктәбендә Кама буе идарәсе экологлары укучыларга калдыкларны сортлау һәм икенчел эшкәртү  турында сөйләделәр. Экодәрес барышында балалар чүп-чарны ничек дөрес сортларга кирәклеген ачыкладылар һәм икенчел эшкәртү ярдәмендә яңа әйберләр алырга мөмкин икәнлеген белделәр.

Д.Г.Хәкимова исемендәгеТүбән Мәтәскә мәктәбендә 5-6 сыйныф укучылары арасында экологик викторина үткәрделәр. Жюри әгъзалары сыйфатында Төньяк территориаль идарә белгечләре чакырылган иде. Ике командага бүленеп, балалар биремнәрне үтәделәр һәм экология буенча сорауларга җавап бирделәр.

Чаралар «Экология» илкүләм проектының экологик тәрбия, кешенең әйләнә-тирәлеккә сак карашын үстерүгә юнәлтелгән максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International