Югары Кабан күлендә «Бәке бораулап балыкларны коткарабыз!» экологик акциясе узды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Суны кислородка баетып, балыкларның күпләп үлүен булдырмау - бүген  Экология министрлыгы инспекторлары лаборатория белгечләре, «ТР Геология үзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре, Росрыболовствоның Идел-Кама территориаль идарәсе, Биологик ресурслар комитеты һәм Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе вәкилләре шундый миссия белән бозга чыкты. «Бәке бораулап балыкларны коткарабыз» экологик акциясе - традицион чара. Ел саен экологлар башка табигать саклау ведомстволары белән бергә республиканың сулыкларын аэрациялиләр. Кышкы чорда, боз каплавы аркасында судагы кислород дәрәҗәсе төшкәндә, балыкларга кешеләр ярдәме кирәк. «Балык өчен бәкеләрне  боруаларга һәм аларга сулыш алырга мөмкинлек бирер өчен тишекләр ясарга кирәк. Сулыкларны аэрацияләү буенча эшләр, бигрәк тә, агымсыз сулыкларда боз калынлыгы 10 сантиметрдан артык булганда башлана», - дип сөйли Экология министрлыгы инспекторы Элиза Кашапова.

Росрыболовствоның Урта Идел территориаль идарәсе хезмәткәрләре сүзләренә караганда, күлдәге боз калынлыгы якынча 70 см һәм суда эретелгән кислород кимрәк булган саен, су асты дөньясында яшәүчеләр үзләрен начаррак хис итә, шуңа күрә шундый экологик акцияләр кирәк. Лаборатория белгечләре урында ясаган үлчәүләр буенча, суда эретелгән кислород дәрәҗәсе хәзер түбән - 1,95-2,3 мг/ДМ, нормада 4-6 мг/ДМ.

Табигать саклау ведомстволары белгечләре якынча 50 тишек борауладылар һәм һәр бәкене коры камыш, ботаклар һәм үлән белән капладылар. Бу сулыкны кислород белән туендыру өчен кирәк, камыш сабаклары су туңудан саклый һәм үзенчәлекле газалмашкыч булып хезмәт итә. Кислород режимы мондый чаралар вакытында сулыкта уртача 10-15% яхшыра, ә иң мөһиме сулыклардан тишекләр аша метан һәм күкертле водород газлары чыгарыла, алар су төбендә органика бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Исегезгә төшерәбез, Росрыболовство белгечләре сүзләренчә, күлдә хәзер безнең җирлек өчен хас  алабуга, кәрәкә һәм башка күл балыклары очрый. Кабан күле очраклы сайланмады, монда берничә ел элек балыкларның күпләп үлүе теркәлде. Мондый акцияләр башка сулыкларда да планлаштырыла. Барлык татарстанлыларны да катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International