Экологлар белән берлектә «Казанькомпрессормаш» АҖ хезмәткәрләре нефть һәм нефть продуктлары агызуны бетерүгә әзерлекләрен тикшерделәр

2023 елның 7 апреле, җомга

Казанда Казан компрессор машиналары төзү заводы хезмәткәрләренең нефть (нефть продуктлары) агызуны локальләштерү һәм бетерү эшләренә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды.

Чарада ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре, Росприроднадзор, Ростехнадзор хезмәткәрләре һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Укулар уңышлы узды, катнашучылар комиссиянең канәгатьләнерлек бәясен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International