Иртәгә үк Казан халкы үз срогын үтәгән техниканы эшкәртүгә тапшыра алачак

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 7 апрельдә, 11:00дән 12: 00гә кадәр теләгән һәркем электролом калдыкларын утильләштерүгә тапшыра алачак. Электроника кабул итү Спартаковская урамы, 53 нче йорт адресы буенча узачак. 24 нче балалар бакчасы территориясендә махсус машина торачак.

Түбәндәге калдыклар кабул ителәчәк:

•        компьютер һәм  офис техникасы;

•         көнкүреш техникасы (кер юу машиналарын, суыткычларны кертеп);

•        электроҗиһазлар;

•        фәнни һәм медицина техникасы;

•        телефоннар һәм шәхси гаджетлар;

•        электрон һәм  электрлы уенчыклар;

•        картриджлар (тапшырылган техника күләменең 10% тан артмаска тиеш).

Кабул итмиячәкләр:

•        батарейкалар; радиация билгесе белән билгеләнгән җиһазлар; лампалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International