Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында «Түбән углеродлы энергетика – алга таба үсеш перспективалары» панель дискуссиясе узды. Монда геосәяси һәм икътисади хәлне исәпкә алып декарбонизация мәсьәләләре, шулай ук углерод берәмлекләре базарын үстерү турында фикер алыштылар.
Панель дискуссияне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ оештырды.
«Энергосекторда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп бурычы – ресурсларны саклау һәм технологияләрне яхшырту арасында баланс табу-бу шартларда гына углерод нейтральлегенә ирешеп була», - дип билгеләп үтте дискуссия барышында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева.