Ел саен Теләче районының Шәдке мәктәбендә «Безнең тирәдәге экология» экоконференциясе уза. Бу мәктәп очраклы гына сайланмаган, ул ТР буенча экологик-географик белем һәм тәрбия буенча инновацион мәйданчык булып тора.
Конференциянең географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар саны арта. Быел конференциядә Казан, Теләче, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Балтач, Биектау һәм Ютазы районнарыннан 72 укучы катнашты. Чарада ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов та бар иде.
Конференциядә 6 секция эшли, анда укучылар үз эшләрен тәкъдим итәләр – бу докладлар, тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр. Җиңүчеләр 1, 2,3 дәрәҗә дипломнар алдылар, ә барлык катнашучылар «Безнең тирәдәге экология» IV Республика фәнни – гамәли конференциясе лауриатлары булдылар.