ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Министрлыкның фәнни-техник советының киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырыш экология министры урынбасары Ольга Манидичева рәислегендә узды.

Исегезгә төшерәбез, ел башында ТР Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын эшләтеп җибәрде. Һәр катнашучының табигать өчен яхшы эш башкарып, искиткеч бүләк алу мөмкинлеге бар. ТР Экология министрлыгының рәсми сайтында (https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2157413.htm) флешмоб турында бөтен мәгълүмат бар.


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Яңа Савин районының Кече һәм Олы Чуйков күлләрендә балыкларның үлүе турындагы мәгълүмат буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре оператив рәвештә урынга чыктылар.

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районының Урта Камышлы авылындагы 38 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Елның теләсә кайсы вакытында табигатьне саклыйбыз» дигән темага экологик белем бирү дәресе үткәрделәр.

Су басу вакытында су объектларының пычрануына юл куймас өчен һәм елгаларга һәм күлләргә диффуз агынтылар эләгүен булдырмас өчен, ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары даими рәвештә су басу зонасына эләгүче территорияләрне тикшерү буенча рейдлар үткәрә.

6 һәм 7 апрельдә татарстанлылар Казанда һәм Зеленодольск шәһәрендә электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын җыюда актив катнаштылар. Бюджет учреждениеләре, аларның ведомство карамагындагы оешмалары, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм битараф булмаган татарстанлылар 4 тоннадан артык электролом калдыкларын утильләштерүгә китерде. 

«Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәрләре республика халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү өчен эзләү-бәяләү эшләре алып баралар.

Бүген Татарстан Яңа Гасыр телеканалында «Таяну Ноктасы» программасында мәгълүмати технологияләр һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин санитар-экологик икеайлык башлануы һәм «Экояз 2023» конкурсы турында сөйләде.


7
апрель, 2023 ел
җомга

ТР Экология һәм табигать   ресурслары министрлыгы Казан федераль университеты студенты Алексей Хохлов белән берлектә «Татарстан Республикасы яшьләренең экоориентлашуы: торышы, катлаулылыгы, перспективалары» дигән социологик сораштыруны башлап җибәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International