Сәламәт булыгыз! Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне

2023 елның 7 апреле, җомга

Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Быелгы тема - «Сәламәтлек һәркем өчен». Бу девиз Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оешуга 75 ел тулуга багышлана. Бу көнгә ТР Экология һәм табигать   ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Апас урта мәктәбе укучылары өчен «Табигатьнең чисталыгы - безнең сәламәтлек һәм бөтен планетаның сәламәтлеге» дигән экодәрес әзерләделәр. Экологлар сәламәтлегебезнең әйләнә-тирә мохит иминлегенә ничек бәйле булуын сөйләде. Узган дәрес истәлегенә балалар «Яшел Татарстан» уку әсбаплары алдылар.

Ә Кама буе идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең мөмкинлекләре чикле балалар өчен 18 һәм 69 нчы мәктәпләрдә булып, «Чиста табигать – сәламәт планета» дәресләрен үткәрделәр. Балалар ни өчен һәр кешенең әйләнә-тирә мохиткә кайгыртучанлык күрсәтергә, җиребезнең кыйммәтләрен һәм байлыкларын сакларга тиешлеген белделәр.

Экологлар балаларны Министрлыкның конкурсларында, акцияләрендә һәм чараларында актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International